Баш бит
АКШта Милли бәлеш көне,
Бөекбританиянең
Питкайрн утрауларында Баунти көне,
Кытай Җөмһүриятеда Бөтендөнья ирек көне,
Һиндстанның кайбер штатларында Субхас Чандра Боз туган көне, һ.б.

- 1556 — Шэньсида җир тетрәве нәтиҗәсендә якынча 830 мең кеше һәлак була.
- 1719 — император Карл VI Габсбург Лихтенштейн кенәзлеге суверенитетын таный.
- 1796 — Казан университетында эшләгән, рутений элементын ачкан профессор-химик Карл Клаус туа.
- 1907 — физик, Нобель бүләгенә лаек булган беренче япон Хидеки Юкава туа.
- 1945 — Германия Көнчыгыш Пруссиядән тыныч халыкны эвакуцияләү буенча операциясен башлый.
- 1962 — татар язучысы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла дөньяга килә.
- 1981 — татар физика галиме Хәмид Мөштәри (рәсемдә) вафат була.
- 2005 — Виктор Ющенко Украина президенты эшенә керешә.

Чирмеш теле яки Мари теле (чир. Марий йылме) — мари халкының туган теле, фин-угыр телләренең фин-пермь телләре төркеменә керә. Чирмеш телендә 2 төп сөйләм бар: Тау һәм Болын. Болын чирмеш теленең ике шивәсе бар: Көнчыгыш (урал) сөйләше һәм Төньяк-көнбатыш сөйләше.
Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә.
Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: пӧрт-влак, пӧрт-шамыч — өйләр; ача-влак — әтиләр; пасу-влак, пасу-шамыч — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы “мыт” кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: Сапаевмыт — Сапаевлар; Эчанмыт — Эчаннар; ачамыт — әтиләр. Ә “ла” кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: яллаште — авылларда; яллашке — авылларга.
Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: Тудо книгам лудеш. — Ул китап укый. Ме чодыраш каена. — Без урманга барабыз. Тыйын йоратыме туныктышет кӧ? — Синең яраткан укытучың кем?
↪ Дәвамы
Сез беләсезме?


- Инфляция күренешләре акча-товар мөнәсәбәтләренә генә түгел, хәттә Галәмнең үзенә дә хас.
- 1546 елда төзелгән Гази Касыйм паша мәчете — Венгриядә иң зур госманлы архитектура бинасы.
- Аурупа кешесе өчен әлләни аермасы күренмәсә дә, кытай язмасы — иероглифларга нигезләнә, ә корея язмасы — алфавитка.
- Инкыйлабка кадәр мәгърифәт үзәге булган Кизләү мәдрәсәсенең таш бинасы әле бүген дә мәктәп буларак хезмәт итә.
- Булачак пролетариат юлбашчысы дөньяны бутауның беренче тәҗрибәсен Казан дәүләт университетының актлар залында узган студентлар җыенында ала.
- М. Вахитов оештырган Казан мөселман социалистик комитеты 1918 елның җәендә милли республика оештыру мәсьәләсендә Казан большевиклары белән каршылыкка керә.
- Магутны Божа җыры турында белоруслар: «Вакыты җиткәч, ул әле дәүләт һимны да булып китәр», дигән фикердә.
- Актанышның 1966 елдан билгеле «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оешу тарихы мәгълүм «Волга-Волга» комедиясендәгечә килеп чыга.
- Надежда Кадышева — мукшы халык җырларын иң танылган башкаручы.
- Сарымсакның зәһәр исе аңардагы органик сульфидлар (күкерт кушылмалары) белән бәйләнгән.
- Татарстанның Кара китабы контрольсез үрчегән инвазив үсемлек төрләреннән торачак.

Мамай морза (ﻣﺎﻣﺎﻲ, үл. 1380) — Алтын Урда бәкләрибәге һәм төмән башлыгы. 1361-1380 елларда Алтын Урдада зур йогынтыга ия була, ханнарны билгели, Бату нәселеннән булган ханнар исеменнән Алтын Урданың көнбатыш өлешендә хакимлек итә. Мамайның 1380 елда Алтын Урданың канунлы ханы Туктамыш тарафыннан җиңелгәннән соң, дәүләттә чуалыш дәвере тәмамлана.
| Соңгы сайланган портал: | Шәхесләр | |
| Соңгы сайланган исемлек: | Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
Сайланган мультимедиа
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 58 774 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 126 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 9 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү


